Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Аксубайда урамда йөргән терлекләр хуҗаларына штраф салына
Иректә утлап йөргән мал өчен – 2 мең сум штраф.
(Аксубай, 28 май, "Татар-информ", "Авыл таңнары", Людмила Жаренова). Аксубайда кәҗәләр, кайвакыт сыерлар да, йорт ишегалларында, балалар мәйданчыкларында, чәчәк түтәлләрендә һәм чирәм утыртылган җирләрдә, административ биналар территорияләрендә һәм бистә үзәгендә предприятиеләр һәм оешмалар хезмәткәрләре тырышлыгы белән тудырылган бөтен матурлыкны юкка чыгарып утлап йөриләр, дип яза җирле басма.
Шәһәр тибындагы бистә советы кәҗәләр белән берничә ел көрәшә инде, әмма хуҗалар терлекләрен көтүгә кумыйча яки үзләре көтмичә урамга чыгарып җибәрүне кулайрак күрәләр. Бистәнең матурлыгы – һәр кешенең шәхси хезмәте. Без намуссыз хуҗаларны чакырып, аларга штрафлар биреп ардык. Һәр терлекнең үз хуҗасы бар, димәк, хуҗалар терлекләре өчен дә, алар китергән зыян өчен дә җаваплы, – дип сөйли шәһәр тибындагы Аксубай бистәсе башкарма комитеты җитәкчесе Владимир Кононов.
– Бу чаралар бүген дә кулланыла – без иректә утлап йөрүче мал хуҗаларына карата штраф санкцияләре кулланабыз. Шуның белән бергә гражданнарны намуссыз күршеләренә кисәтүләр ясарга һәм бу хакта район башкарма комитеты каршындагы административ комиссиягә яки башкарма комитетка хәбәр итүдән читенсенмәскә чакырабыз. Ә бит хуҗаларның бөтен районга: “сез чәчәкләрне һәм куакларны кәҗәләр өчен утыртасыз“ дип белдерергә намуслары җитә. Административ комиссия тәүлек әйләнәсе эшли. Ә иректә утлап йөргән терлекләр өчен минималь штраф күләме – 2 мең сум, ул кисәтүләрсез һәм боерыкларсыз бирелә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз