news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Аксубайда урамда утлап йөргән маллар проблемасы турында сөйләштеләр

Ә бу төзекләндерү кагыйдәләрен бозу булып санала.

(Аксубай, 4 ноябрь, "Татар-информ", "Авыл таңнары", Ольга Макарова). Аксубайда кисәтүләргә һәм штраф салуларга карамастан, урамда утлап йөргән маллар проблемасы кала бирә. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Урамнарда утлап йөргән маллар ваемсыз хуҗаларның күршеләренә һәм авыл хуҗалыгына зыян салалар. Административ комиссиянең чираттагы утырышында административ канун бозуларга бәйле 11 беркетмә тикшерелде.

Нигездә аларның барысы да терлекләрнең иректә утлап йөрүенә кагылды. Ә бу төзекләндерү кагыйдәләрен бозу булып санала.

“Җирлекләр һәм шәһәр яны территорияләрен төзекләндерү буенча муниципаль кагыйдәләрне бозган өчен“ гражданнарга – 2000-3500 сум, урындагы затларга 15000-30000 сум, юридик затларга 200000-500000 сум күләмендә штраф санкцияләре каралган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100