news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Аксубайда “Тоннель“ операциясен үткәрделәр

Өч көн эчендә 48 юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучы ачыкланган.

(Аксубай, 20 сентябрь, "Татар-информ", "Авыл таңнары"). Ике көн дәвамында безнең хәбәрчебез катнашында Аксубай ЮХИДИ һәм полиция хезмәткәрләре Аксубайда “Тоннель“ операциясен үткәрделәр, дип яза җирле басма.

Бу район юлларындагы хәлне тотрыкландыру һәм аварияләрне кисәтү, юл-транспорт вакыйгаларын профилактикалау дәрәҗәсен арттыру, шулай ук юл хәрәкәте иминлегенә куркыныч тудыручы канун бозуларны ачыклау максатларыннан үткәрелде.

Өч көн эчендә 48 юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучы ачыкланган, шуларның 16сы автомобильне иминлек каешын эләктермичә генә идарә иткән, 12 машина йөртүчесенең – иминият полисы булмаган, 4е – штраф түләмәгән, 9 машина йөртүче техник яктан төзексез машина белән идарә иткән.

Аннан тыш, операцияне үткәрү вакытында 4,5 литр Казахстан аракысы йолып алынган. Аны Самара шәһәрендә яшәүче Иске Ибрай авыл кешесе йөрткән. Моның өчен анарга 1,5 мең сумнан алып һәм артыграк күләмдәге штраф рәвешендә административ җәза яный.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100