news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Аксубайда тагын бер футбол мәйданчыгы барлыкка киләчәк

Ул футбол буенча Татарстан чемпионатлары һәм беренчелекләре уеннары өчен аренага әйләнәчәк.

Аксубайда тагын бер футбол мәйданчыгы барлыкка киләчәк
http://aksubayevo.ru

(Аксубай, 6 июнь, «Татар-информ», «Авыл таңнары», Анастасия Петрова). Аксубайда тагын бер футбол мәйданчыгы барлыкка киләчәк. Мәйданчык ел саен Сабантуй вакытында (һәм ул гына да түгел) футбол буенча ярышлар уза торган урында урнашачак. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Ул футбол секцияләренә йөрүчеләр өчен дәресләрдән тыш, спорт мәйданчыгы булачак. Шулай ук футбол буенча Татарстан чемпионатлары һәм беренчелекләре уеннары өчен аренага әйләнәчәк.

Яңа спорт мәйданчыгын төзү республикада «Спорт — тормыш нормасы» федераль проектын, «Демография» илкүләм проектын, шулай ук «2016-2020 елларга Россия Федерациясендә физик культура һәм спортны үстерү» федераль максатчан программасын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә мөмкин булды.

Яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге башлыгы Радик Канәфин хәбәр иткәнчә, төзелеш өчен кирәкле материаллар кайтарылган инде.


news_right_1
news_right_2
news_bot