news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Аксубайда "табиблар десанты" 70 баланы кабул иткән

Табибларның күчмә бригадасын "Сила в детях" хәйрия фонды оештырган.

(Аксубай, 25 март, "Татар-информ", "Авыл таңнары"). Кичә Аксубай районына Казаннан табиблар десанты төшкән. Алар 70 баланы тикшергән, дип хәбәр итә җирле басма.

Район үзәк хастаханәсендә мөмкинлекләре чикләнгән һәм аз керемле гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларны кабул иткәннәр.

Татарстан Дәүләт Советы депутаты Мөхәмәтвәли Хөснетдинов инициативасы буенча табибларның күчмә бригадасын  "Татарстан - яңа гасыр" республика иҗтимагый хәрәкәте ярдәме белән "Сила в детях" хәйрия фонды оештырган.

news_right_1
news_right_2
news_bot