Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Аксубайда төзекләндерү кагыйдәләрен бозган 11 кеше административ комиссия утырышына чакырылган
Бюджетка 70 меңгә якын акча кергән
(Казан, 3 июнь, “Татар-информ”). Административ комиссиянең чираттагы утырышына районда төзекләндерү кагыйдәләрен бозган 11 кеше чакырылды. Әлеге хокук бозучылар үз йортлары территорияләрен җыештыруны кирәк санамаганнар.
Төзекләндерү буенча административ комиссия 50 дән артык беркетмәне карады. Бюджетка 70 меңгә якын акча кергән. Физик затларга минималь җәза бирү күләме – ике мең сум, урындагы затларга – унбиш мең сум.
Штрафны 60 көн эчендә, үз теләкләре белән түләмәгән очракта, материаллар суд приставлары хезмәтенә тапшырылачак, дип белдерә Аксубай җирле басмасы.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз