Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Аксубайда төрле гаскәрләр ветераннары арасында йөзү буенча район беренчелеге булды
Германиядә совет гаскәрләре төркеме ветераннары җиңү яулады.
(Аксубай, 1 август, «Татар-информ», «Авыл таңнары»). «Дельфин» ябык йөзү бассейнында йөзү буенча район беренчелеге узды, анда Совет Армиясе һәм Россия Кораллы Көчләре сафларында хезмәт иткән ир-атлар катнашты.
18-29 яшьлекләр арасында ирекле стиль белән 50 метрга йөзүдә Искәндәр Исмәгыйлев (чик буе гаскәрләре) җиңү яулады. Икенче урынны Алексей Охотников (РВСН) яулады.
40-49 яшьлекләр арасында беренче булып финишка Шамил Гыйниятуллин йөзеп килде. Иң күп катнашучылар 50-59 яшьлекләр категориясенә керде. Монда финишка беренче Василий Крмаков (ГСВГ), икенче Валерий Сулбаев (ГСВГ), өченче Рәмис Айзатуллин (РВСН) килде.
Шәхси ярыштан тыш, төрле гаскәрләр командалары арасында эстафета узды. Беренче урында — Германиядә совет гаскәрләре төркеме ветераннары, икенчедә — чик буе гаскәрләрендә хезмәт иткән, өченчедә стратегик билгеләнештәге ракета гаскәрләрендә хезмәт иткән ветераннар.
Хәрби-Диңгез флоты көнен бәйрәм итүгә багышланган барлык төр гаскәрләр ветераннары арасында йөзү буенча район беренчелегендә катнашучыларны Үзәк хәрби округ инспекторы генерал-майор Анатолий Молоствов һәм мәдәният бүлеге җитәкчесе Алексей Тимирясов котладылар. Алар ярышларда катнашканнары өчен рәхмәт белдерделәр һәм барысына да грамоталар һәм медальләр тапшырдылар.
Яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Радик Канәфин дә чарада катнашучыларга рәхмәт сүзләре белән мөрәҗәгать итте. Ул хәрби-патриотик эштә актив катнашканы, яшьләрдә патриотизм һәм Туган илгә мәхәббәт тәрбияләүгә керткән өлеше өчен генерал-майор Анатолий Молоствовка Мактау грамотасы тапшырды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз