news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Аксубайда тәрбиягә һәм опекага алган гаиләләр бала акчасы турында сөйләште

Тикшерү барышында тәрбиягә бала алган ата-аналар арасында канун бозу очраклары табылган.

(Аксубай, 10 октябрь, "Татар-информ", "Авыл таңнары",  Ольга Макарова). Аксубайда тәрбиягә һәм опекага алган гаиләләрнең “Ятим-балаларга һәм ата-аналар тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларга социаль-хокуки ярдәм күрсәтү һәм аларның хокукларын яклау“ темасына киңәшмәсе узды, дип яза җирле басма.

Киңәшмә эшендә район башлыгы Камил Гилманов, башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Сергей Александров, район прокуроры Эдуард Хираҗев, суд приставлары җитәкчесе Михаил Вьюгин, опека һәм попечительлек бүлегенең баш һәм җитәкче белгечләре Айсылу Төхвәтуллина һәм Кристина Кондратьева, Вәкаләтле вәкилнең Аксубай районында балалар хокуклары буенча ярдәмчесе Алина Игушкина һәм профилактика органнарының башка белгечләре катнашты.

– Җәй көне ТРда балалар хокукы буенча вәкаләтле вәкил Гүзәл Удачина Аксубайга эшлекле сәфәр кылган иде. Тикшерү барышында тәрбиягә бала алган ата-аналар арасында канун бозу очраклары табылды.

Һәм без бүген киләчәктә тәрбиягә һәм опекага алынган балаларның хокукларын тәэмин итүдә канун бозуларга юл куймас өчен киңәшмәгә җыелдык, – дип билгеләп үтте Айсылу Төхвәтуллина.

48 бала пенсия ала (инвалидлык, туйдыручыларын югалту сәбәпле), пенсияләр балаларның банклардагы счетларына күчерелә. Ата- аналар, канунлы вәкилләр һәм 14 яшькә җиткән балигъ булмаган балаларның гаризалары буенча балалар счетларыннан акча салдыру опека һәм попечительлек органы рөхсәте белән генә гамәлгә ашырыла.

– Әмма РФ Гражданлык Кодексы нигезендә, 8 баланың пенсияләре аерым номиналь счетка күчерелә, бу ата-аналарга балалар акчасын опека органнары рөхсәтеннән башка да салдыру мөмкинлеге бирә, – дип белдерде опека бүлеге белгече.

Район прокуратурасы опека һәм попечительлек кануннары нормалары үтәлешен тикшерде. Тәрбиягә алган ата-аналарның тәрбиягә алынган балаларның акчаларын максатсыз куллануына юл куймауга бәйле сабыйларның шәхси эшләре җентекләп өйрәнелде.

– Канун нигезендә, тәрбиягә алынган балаларның опекага алган ата-аналары яки попечительләре милкенә милек хокуклары юк, шулай ук опекага алган ата-аналарның һәм попечительләрнең дә тәрбиягә алган балаларның милкенә милек хокуклары юк, шул исәптән алиментларны, пенсияләрне, пособиеләрне һәм башка социаль түләүләрне алуга да, – дип ассызыклады Эдуард Хираҗев.

– Шул рәвешле, тәрбиягә алынган балага нәрсә дә булса сатып алганда, опекага алган ата-аналарга әлеге милекне балигъ булмаган балалар артына теркәргә, ә опека бүлегенә әлеге милекнең теркәлгән булуын тикшерергә кирәк.

Тәрбиягә алынган бала исеменә күчерелгән акчаны тоту, шул исәптән номиналь счеттан аларны салдырып алу, бары тик аерым очракларда гына рөхсәт ителә, мисалга, операция ясарга кирәк булганда. Балигъ булмаган балаларның акчаларына кул сузарга ярамый. Мин “үз кесәләрегезне балаларныкы белән бутамаска“ киңәш итәм, – дип ассызыклады юстициянең өлкән киңәшчесе.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100