news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Аксубайда сыер сатырга теләүче хатын-кызны акчасыз калдырганнар

Ханым мал сатып табыш алу нияте белән сату-алулар сайтына игълан элә.

(Аксубай, 3 ноябрь, "Татар-информ", "Авыл таңнары", Людмила Жаренова). Сыерын сатырга теләгән Аксубай районы кешесе алты мең сум акчасыннан колак каккан. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Ханым мал сатып табыш алу нияте белән сату-алулар сайтына игълан элә. Аңа бер хатын-кыз шалтырата һәм сатучыдан банк картасы номерын һәм карта артындагы саннарны әйтүен сорый.

Сыерын сатарга теләгән ханым “сатып алучы“ кодны хәбәр итүен сораганнан соң, күп тә үтми акчасын салдырулары турында смс-хәбәр килгәннән соң да алдакчылар кулына эләгүе хакында аңлап җиткерми.

"Алдакчы хатын тагын бер кат шалтыратып, башка кодларны да хәбәр итүен сорагач кына ханым уйга кала, борчыла башлый һәм полициягә хәбәр итә", – дип сөйли Россия ЭЭМның Аксубай районы буенча бүлеге өлкән тикшерүчесе Евгений Рахманкулов. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100