news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Аксубайда Социалистик Хезмәт Герое Валентина Сорокина тавыш бирүдә катнашты

Бүген хезмәт куючыларның барысы да лаеклы эш хакы һәм дәүләттән социаль ярдәмнәрне алырга тиеш, дип саный хезмәт ветераны.

Аксубайда Социалистик Хезмәт Герое Валентина Сорокина тавыш бирүдә катнашты
aksubayevo.ru

(Казан, 1 июль, «Татар-информ», «Аксубай», Людмила Жаренова). Аксубай районыннан Социалистик Хезмәт Герое Валентина Сорокина, РФ Конституциясенә төзәтмәләр өчен өйдә тавыш биреп, Россия киләчәгенә үз өлешен кертте. Бу хакта район газетасы яза.

«Безнең буын бик авыр шартларда эшләде — фермалар иске, пычрак, салкын иде, комплекслы механизацияләүгә җайлашмаган биналар, — дип искә алып сөйли Валентина Васильевна.

Хезмәт ветераны Конституциягә тәкъдим ителгән үзгәрешләрнең мөһимлеген дә сөйләде.

«Иң мөһиме — һәрвакыт хезмәттә булу. Минем өчен, өлкән яшьтәге кеше буларак, пенсияне индексацияләүне гарантияләүче төзәтмәләр генә түгел, ә без — сугыш балалары туып-үскән, төзегән, аның чәчәк атуы өчен хезмәт куйган илнең киләчәге дә мөһим. Бүген хезмәт куючыларның барысы да лаеклы эш хакы һәм дәүләттән социаль ярдәмнәрне алырга тиеш», — диде ул.

Аксубай районы халкы өйдән чыкмый гына тавыш бирү мөмкинлегеннән файдалана ала. Моның өчен 17:00 сәгатькә кадәр участок сайлау участогына шалтыратырга һәм тавыш бирү өчен уңайлы вакытны билгеләргә кирәк.

Участок сайлау комиссиясе әгъзалары сезнең өегезгә күчмә сайлау тартмасы белән киләчәк. Өйдә тавыш биргәндә дә шулай ук паспорт кирәк, бюллетеньне тутырырга һәм аны күчмә урнага төшерергә.

news_right_1
news_right_2
news_bot