news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Аксубайда шикәр чөгендерен алучылар ике сменада эшли

Агрофирма буенча шикәр чөгендере өч мең гектардан артык мәйданны били.

(Аксубай, 20 сентябрь, "Татар-информ", "Авыл таңнары" , Зинаида Леонтьева). “Аксу Агро“ АФның чөгендер плантацияләрендә казып алу эшләре кызу темпта бара. “Нива“ бүлегендә әлеге культура игелгән мәйданда көнен-төнен техника гөрелтесе тынмый – аны казып алу эше ике сменада оештырылган. Агрофирма буенча шикәр чөгендере өч мең гектардан артык мәйданны били.

Бу бүлектә (Чуаш Енорускиносы авылы янәшәсендә) татлы тамырлар бер мең гектарга якын мәйданга чәчелгән. Аның билгеле бер өлеше җыеп алынган инде.

Шикәр чөгендерен казып алу комбайннарының һәр әйләнешеннән соң плантация читендәге татлы тамыр өемнәре күзгә күренеп арта бара. Чөгендернең уңышы яхшы. Көннәр матур торганлыктан казып чыгарылган татлы тамырлар да чиста.

Көндез комбайннар белән Алексей Пайдаркин һәм Анатолий Ильгузин идарә итәләр. Төнге сменада аларны Алексей Кудряшов һәм Геннадий Жарков алмаштыралар. Пайдаркин белән Кудряшов комбайннар штурвалы артына бөртекле культураларны суктыруны тәмамлаганнан соң утырганнар (уракта шәп күрсәткечләргә ирешкәннәр).

Механизаторларның күпчелеге игенчелектә дистәләгән еллар хезмәт куйган кешеләр, чөгендер игү эшендә дә аларга тиңнәр юк. Татлы тамырларны казып алу процессында катнашкан бүлек управляющие Михаил Васильев механизаторларның намуслы хезмәтен билгеләп үтте.

Чөгендер казып алуда мәшгуль механизаторлар смена нормасын арттырып үтиләр. Игенчеләр эш сәгатеннән максималь файдаланырга тырышалар, өстәвенә һава торышы да әйбәт. Хезмәтчәннәрнең кәефләре дә күтәренке.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе мәгълүматларына караганда, 11 сентябрьгә “Аксу Агро“ АФ да татлы тамырлар 800 гектардан артык мәйданнан казып алынган, 21 мең тонна чөгендер өемнәргә салынган.

– Шикәр чөгендерен казып алу белән мәшгуль булган коллективта вакыт белән сыналган, эшкә җаваплы кешеләр хезмәт куя, – дигән фикерләрен белдерде “Аксу Агро“ АФ җитәкчесе Солтан Шәйхуллин.

– Хәзер исә бөтен көч татлы тамырларны югалтуларсыз һәм вакытында җыеп алуга юнәлтелгән. Бүгенге көндә барысы да график буенча бара: казып алу да, төяп озату да, диелгән район хәбәрендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100