news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Аксубайда шикәр чөгендере уңышы республика буенча уртача күрсәткечтән күбрәк чыга

Хәзер шикәр чөгендерен казып алу – авыл хезмәтчәннәренең төп бурычы.

(Казан, 25 сентябрь, “Татар-информ”). Хәзер шикәр чөгендерен казып алу – авыл хезмәтчәннәренең төп бурычы, дип яза Аксубай районының “Авыл таңнары” газетасы үзенең aksubayevo.ru сайтында.

Оператив мәгълүматларга караганда, әлеге культура игелгән 63,2 мең гектар мәйданның 24 мең гектарында 775,7 тонна татлы тамыразык казып алынган. Республика буенча уртача уңыш гектарыннан 323 центнер тәшкил итә.

Озакка сузылган яңгырлар “Аксу Агро“ агрофирмасында уңыш җыюны туктатып торды. Бу шартларда аграрийлар эшне дәвам итү өчен яхшы һава торышы булган һәр сәгатьтән файдаланды. Бүгенгә 1125 гектар мәйданнан татлы тамыр казып (план буенча 3000 гектардан артык), 37 тонна чөгендер уңышы җыелган.

Район буенча уртача уңыш республиканың уртача уңышыннан югарырак – гектарыннан 330 центнер чыга.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100