news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Аксубайда “Шигърият канатында“ әдәби укулары үткәрелде

Шигырь яратучылар унтугызынчы һәм егерменче гасырлар шагыйрьләре иҗатына өстенлек бирделәр.

(Аксубай, 23 август, "Татар-информ", "Авыл таңнары" Зинаида Леонтьева). Аксубай районының Үзәк паркта гадәти булмаган очрашу булды. Район китапханәсенең хезмәт күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре Фәһимә Гатина һәм Анна Бикмуллина китап укучылар белән “Шигърият канатында“ дигән әдәби укулар үткәрделәр, дип яза җирле басма.

Шунда ук колач алган тематик күргәзмә танылган авторларның популяр әсәрләре турында бәян итте. Шигырь яратучылар унтугызынчы һәм егерменче гасырлар шагыйрьләре иҗатына өстенлек бирделәр.

Акрын гына искән җилгә, яфраклар кыштырдавына кушылып, татар, рус телләрендә Ахматованың, Пушкинның, Цветаеваның, татар шагыйрьләренең, җирле шагыйрь һәм прозаик Заварихинның туган як, мәхәббәт турындагы шигырьләре яңгырады.

news_right_1
news_right_2
news_bot