news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Аксубайда районга зур ярдәм күрсәткән якташларына һәйкәл куйдылар

Аның ярдәме белән Аксубай районында 12 мәктәп, 13 мәдәният йорты һәм клуб төзелә.

Аксубайда районга зур ярдәм күрсәткән якташларына һәйкәл куйдылар
aksubayevo.ru

(Аксубай, 29 сентябрь, "Татар-информ", "Авыл таңнары", Зинаида Леонтьева). Аксубайда районга зур ярдәм күрсәткән якташлары Рәис Беляевкә һәйкәл ачтылар. Аны шәһәр тибындагы Аксубай бистәсенең 3 мәктәбе территориясендә урнаштырдылар. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Республика һәм район тарихының тулы бер чоры Рәис Беляев исеме белән бәйле. Бу – бөтен дөньяга танылган КамАЗ заводы, Түбән Кама ГЭСы төзелеше.

Рәис Беляев Аксубай районында туып үскән. Партиянең  Чаллы шәһәр комитетында беренче секретарь, аннан соң КПСС Татар өлкә комитеты секретаре булып эшләп, ул районга зур ярдәм күрсәткән.

Аның ярдәме белән Аксубай районында 12 мәктәп, 13 мәдәният йорты һәм клуб төзелә. Торак йортлар төзелеше өчен зур күләмдә газобетон бүлеп бирелә, районда ике йөздән артык шәхси йорт куллануга тапшырыла. Шулай ук спорт мәйданчыкларын, оешмалар, трансформатор станцияләрен тотып алу өчен күп күләмдә бетон плитәләр кайтарыла. Тимер кою заводында чуеннан коймалар ясаганнар, ул елларда район оешмалары әлеге коймаларны кулланганнар.

Аның ярдәме белән күпсанлы терлекчелек фермалары, ремонт остаханәләре, башка җитештерү объектлары, шулай ук колхоз, совхозларның административ биналары куллануга тапшырыла. Район Мәдәният йортына капиталь ремонт ясыйлар, 18 күпер төзиләр, Шәрбән авылы Аксубай – Нурлат автотрассасы белән тоташа.

news_right_1
news_right_2
news_bot