news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Аксубайда район башлыгы рәислегендә район Советының егерменче утырышы үткәрелде

Анда муниципаль район Советының 2019 һәм 2020 еллар план чорына бюджеты буенча чыгарылган карарына үзгәрешләр кертелде.

(Аксубай, 1 апрель, "Татар-информ", "Аксубай таңнары"). Аксубай район башлыгы Камил Гилманов рәислегендә район Советының егерменче утырышы булып үтте, дип яза җирле басма.

Утырышта район прокуроры Эдуард Хираҗев, Россия ЭЭМның Аксубай районы буенча бүлек җитәкчесе Илнар Камалиев, район башкарма комитеты аппараты, авыл җирлекләре башлыклары, район предприятиеләре һәм учреждениеләре җитәкчеләре катнашты.

Көн тәртибендә 2017 елда муниципаль район бюджеты үтәлеше турындагы мәсьәлә каралды, муниципаль район Советының 2019 һәм 2020 еллар план чорына бюджеты буенча чыгарылган карарына үзгәрешләр кертелде. Депутатлар корпусы каршында контроль-хисап палатасы узган елгы эш нәтиҗәләре буенча хисап тотты. Татарстан Республикасы Аксубай муниципаль районы территориясендә җир участокларын арендалау буенча әҗәтне түләттерүне ышанычсыз дип табып, аны исәптән чыгару турындагы мәсьәлә хәл ителде.

Утырыш соңында бүләкләү тантанасы булды. Районның җирле үзидарәләре органнарында озак еллык фидакарь хезмәте өчен район Советының бухгалтерия исәбе һәм хисапчылык бүлеге җитәкчесе Нина Миронкина Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Нәтиҗәле эшчәнлек алып барганы һәм һөнәри бурычын үтәүгә намуслы якын килгәне өчен башкарма комитетның архив бүлеге җитәкчесе Гүзәл Хамәтшинага Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге исеменнән Мактау грамотасы тапшырылды, диелгән район хәбәрендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100