Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Аксубайда пенсионерлар иҗаты фестиваленә әзерләнәләр
Фестивальдә катнашырга теләүче пенсионерларны 30 ноябрьгә кадәр районның Мәдәният сараена мөрәҗәгать итәргә чакыралар.
(Казан, 14 ноябрь, "Татар-информ"). 30 ноябрьдә Татарстанның Аксубай районында өлкәннәр иҗаты фестивале оештырыла, дип хәбәр итә район газетасы.
Районның Ветераннар советы рәисе Галина Бобкова сүзләренчә, лаеклы ялга чыккан ханымнар һәм әфәнделәр арасында талантлы кешеләр күп. Кемдер җырлый, башка берәүләр биергә ярата, икенчеләре музыка уен коралларында оста уйный. Бүтәннәргә үрнәк булырдай кул эшләрен яратып башкаручылар да бихисап.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз