news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Аксубайда пациентлар комитеты эшләячәк

Анда район хастаханәсенең эшчәнлеге буенча проблемалы мәсьәләләр турында сүз барды.

(Аксубай, 20 март, "Татар-информ", "Авыл таңнары", Людмила Жаренова). Аксубайда пациентлар комитеты эшләячәк. Ришвәтчелеккә каршы сораулар буенча түгәрәк өстәл вакытында, район үзәк хастаханәсенең баш табибы Рөстәм Әхмәтшин шул хакта җиткерде. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Комитет халык арасында килеп туган мәсьәләләрне җыю һәм чираттагы түгәрәк өстәл артында фикер алышу өчен халыкның төрле катламнарын чакырып сөйләшүләр оештырырга планлаштыра.

Анда район хастаханәсенең эшчәнлеге буенча проблемалы мәсьәләләр турында сүз барды.

Әлеге проблемалар кадрлар белән тәэмин итүгә, кабул итүгә талоннар бирүгә,анализлар тапшыру буенча лабораторияләрнең тыгызлыгына һәм башка оператив сорауларга юнәлдерелгән иде.

Түгәрәк өстәл эшендә район прокуроры Эдуард Хиразев, район башлыгының ришвәтчелеккә каршы көрәш буенча ярдәмчесе Эльмира Крайнова, хокук саклау органнары һәм җәмәгать вәкилләре катнашты.

news_right_1
news_right_2
news_bot