news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Аксубайда җәмәгать вәкилләре ришвәтчелек мәсьәләсе турында фикер алышты

Эдуард Хираҗев яшьләр арасында коррупциягә каршы аспект тәрбияләү мөһимлегенә басым ясады.

(Аксубай, 15 декабрь, "Татар-информ", "Авыл таңнары" , Людмила Жаренова). Иҗтимагый оешма вәкилләре Аксубай китапханәсендә, районда коррупциягә каршы сәясәтне тикшерү өчен, түгәрәк өстәл артында җыелдылар. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Очрашу район прокуроры Эдуард Хираҗев, Россия ЭЭМның Аксубай районы буенча бүлеге җитәкчесе Илгиз Алмакаев, Иҗтимаги совет, ветераннар советы, ММЧ, “Форпост“ яшьләр формированиесе вәкилләре катнашында үтте. Коррупциягә каршы координацион эш буенча комиссия чараны оештыручы булып тора.

Шулай ук хокук саклау органнарының һәм тиешле тармакларның коррупциягә каршы көрәш буенча алып барган актив эшләренә карамастан, контрольдә тотучы органнар һәм урындагы затлар күрсәтелгән хезмәт өчен “бүләкләр алу“ фактлары турында хәбәр итмиләр, әмма алга таба әлеге уңайдан да актив эш алып барылачак.

Эдуард Хираҗев коррупцион факторларга каршы торуга юнәлтелгән җәмәгать фикерен формалаштыруга һәм яшьләр арасында коррупциягә каршы аспект тәрбияләү мөһимлегенә басым ясады.

Россия ЭЭМның Аксубай районы буенча җитәкчесе Илгиз Алмакаев иҗтимагый оешма вәкилләрен коррупция фактлары турында хәбәр итәргә чакырды. Хокук саклау органнарының теләсә нинди “ришвәтчелек“ мәгълүматлары буенча да тикшерү үткәрәчәкләрен ассызыклады.

Түгәрәк өстәлдә катнашучылар фикер алыштылар һәм, коррупциягә каршы көрәштә профилактик чаралар үткәрергә, массакүләм мәгълүмат чаралары аша пропаганданы гамәлгә ашырырга, халыкка коррупциягә каршы көрәш чаралары һәм нәтиҗәләре турында хәбәр итәргә, иҗтимагый оешмаларны һәм яшьләрне дә әлеге эшкә җәлеп итәргә, дигән уртак фикергә килделәр.


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100