news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Аксубайда “Үксезләр“ фильмы премьерасы булды

Аксубайлылар бу фильмны беренчеләрдән булып карадылар.

(Аксубай, 7 ноябрь, "Татар-информ", "Авыл таңнары"). Аксубайда режиссер Нурания Җамали (“ТатарКино“) төшергән “Үксезләр“ фильмы премьерасы булды, дип яза җирле басма.

Шимбә көне булуга да кармастан, район Мәдәният йортының концерт залы халык белән тулы иде. Бушлай кино карарга район үзәге кешеләре, мәктәп укучылары җыелды. Һәм фильмның беренче минутыннан ук үксез бала-кызчык турындагы сюжет, аның әйләнәсендә булган рәнҗетүләр, кешеләрнең аның хәленә керә белүләре, яхшылык һәм кешелеклелек хисләре белән очрашудан таң калдылар. Залда тынлык урнашты, ә ут кабынуга – тамашачылар тыя алмаган күз яшьләрен сөрттеләр.

Фильмны тәкъдим иткән иҗат төркеме – “Нурҗамал“ студиясе Татарстан районнарында кинокүргәзмәләр оештырганнар. Аксубайлылар бу фильмны беренчеләрдән булып карадылар.

– Күңелләрне тетрәндергеч фильм, тормыш тарихы, ул залдагы һәр яшь һәм олы кешеләрнең күңелләренә үтеп керде. Шундый кино безне әхлаклылыкка, кеше хәсрәтен үзеңнеке кебек кабул итәргә, игелек күрсәтергә өйрәтә, – дип билгеләп үтте сәхнәгә күтәрелгән район башлыгы Камил Гилманов.

– Иҗат төркеменә, режиссерга, әсәр авторына, артистларга бик зур рәхмәт. Минем фикеремчә, Татарстан кинотасмасы беркемне дә битараф калдырмаячак.

news_right_1
news_right_2
news_bot