news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Аксубайда кече эшмәкәрлек турында сөйләштеләр

Район башлыгы билгеләп үткәнчә, эшкуарлыкның төп бурычы – канун кысаларыннан чыкмау.

(Аксубай, 8 ноябрь, "Татар-информ", "Авыл таңнары", Айдар Моратшин). Аксубай районында эшмәкәрләрнең хакимият вәкилләре белән агымдагы мәсьәләләр буенча очрашуы булып үтте. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Район башлыгы Камил Гилманов алып барган киңәшмәдә канундагы үзгәрешләр белән дә таныштылар.

Район башлыгы билгеләп үткәнчә, эшкуарлыкның төп бурычы – канун кысаларыннан чыкмау. Агымдагы мәсьәләләрне хәл итүне, канундагы үзгәрешләр белән танышуны үз эченә алган бүгенге очрашу да нәкъ менә шуңа юнәлтелгән.

Кече эшкуарлык субъектларын тикшергәндә ачыкланган төп кагыйдә бозулар һәм таләпләр турындагы доклад белән Роспотребнадзор Идарәсенең ТР буенча Нурлат һәм Аксубай районнарындагы территориаль бүлеге баш белгеч-эксперты Андрей Тимирясов чыгыш ясады.

news_right_1
news_right_2
news_bot