news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Аксубайда каен агачлары утыртканнар

"Аксубай урманчылыгы быел дәүләт фондында 51,2 гектар мәйданда яңа үсентеләр утыртты", – дип сөйли җитәкче-урманчы Андрей Ильмухин.

(Аксубай, 30 сентябрь, "Татар-информ", "Авыл таңнары", Зинаида Леонтьева). Аксубай участок урманчылыгының узган елда киселгән 31нче кварталы участогына каеннар утыртканнар. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Үсентеләрне утыртуда Сергей Мартынов җитәкчелегендә Аксубай урманчылыгы аппараты, урман хуҗалыгы, Аксубай участок урманчылыгы хезмәткәрләре эшләде. Урманчылар эшне җаен белеп башкардылар.

"Аксубай урманчылыгы быел дәүләт фондында 51,2 гектар мәйданда яңа үсентеләр утыртты", – дип сөйли җитәкче-урманчы Андрей Ильмухин.

Урман торгызу эшен көз көне, "Урман атнасы" акциясе кысаларында дәвам итәргә планлаштырдык, диде ул.

Үсентеләр тамыры җиргә бөгелмәгән килеш туры утыртылырга тиеш, болай эшләгәндә аның үсеп китүенә бәйле проблемалар булмаячак, ә тамыры бөгелгән килеш утыртылганда яшь агач үсеп китә алмый.

news_right_1
news_right_2
news_bot