Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Аксубайда көзге культураларны чәчү тәмамланды
Район буенча көзге культураларга 14200 гектардан артык мәйдан бүленгән.
(Аксубай, 19 сентябрь, "Татар-информ", "Авыл таңнары", Зинаида Леонтьева). Аксубай районы игенчеләре көзге культуралар чәчүне уңышлы төгәлләделәр, дип яза җирле басма.
Район буенча көзге культураларга 14200 гектардан артык мәйдан бүленгән. Районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе мәгълүматларына караганда, бүгенге көнгә 15 мең гектардан күбрәк мәйданга көзге культуралар чәчелгән. Шул исәптән 13800 гектарны – көзге бодай, 1200 гектарны көзге арыш алып тора.
Чәчүне вакытында тәмамлау өчен механизаторлар максималь көч куеп эшләделәр һәм үзләренә йөкләнгән бурычны агротехник срокларда төгәлләделәр. Ә бит көзен чәчү эшләре вакыты чикле, салкыннарга ерак калмады.
Көзге культуралар чәчелгән иң зур – 5 мең гектарга якын мәйдан “Аксу Агро“ агрофирмасында. “Восходящая заря“ АФның “Аксубай“ филиалында көзге культуралар – 3 мең гектардан күбрәк, “Аксубай“ агрофирмасында – 2 мең, “Актай“ һәм “Сөлчә“ авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә 700 һәм 800 гектар мәйдан били.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз