news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Аксубайда көзге культуралар чәчү өчен туфрак хәзерләүгә керештеләр

Район кырларында берьюлы берничә төр авыл хуҗалыгы эшләре алып барыла.

(Аксубай,  6  август, "Татар-информ", "Авыл таңнары", Зинаида Леонтьева).  Аксубай районы кырларында берьюлы берничә төр авыл хуҗалыгы эшләре алып барыла.

Игеннәрне урып-җыю, азык хәзерләү белән беррәттән тагын бер мөһим эшкә – көзге культуралар чәчү өчен туфрак хәзерләүгә керештеләр.

Район авыл хуҗалыгы идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, бу агрочара 10 мең гектардан күбрәк мәйданда үткәрелгән, көзге культураларны 15,5 мең гектарга якын җиргә чәчү планлаштырыла.

news_right_1
news_right_2
news_bot