Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Аксубайда күренекле хоккейчы Василий Таиркин истәлегенә багышланган уникенче турнир үтте
Турнирда сигез хоккей дружинасы катнашкан.
(Аксубай, 13 март, "Татар-информ", "Авыл таңнары"). Үзәк шугалакта күренекле хоккейчы Василий Таиркин истәлегенә багышланган уникенче турнир үтте, дип яза районның "Авыл таңнары" газетасы.
Турнирда катнашуга сигез хоккей дружинасы теләк белдерде. Шул исәптән – Иске Ибрайдан, Иске Ильдеряктән, Савгачтан, мәгариф бүлегеннән, Татавтоюлның Аксубай филиалыннан, Иске Тимошкинодан хоккей дружиналары, балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбенең ике командасы (егетләр һәм кызлар). Командаларның җиңүгә омтылышы беренче матчлардан ук күренде. Ярышлар актив, җанлы үтте.
Иң көчле, иң уңышлы һәм яхшы әзерлекле командалар финалга чыкты. Болар: ДЮСШ, Савгач, Татавтоюл филиалы дружиналары һәм “Барс“ кызлар командасы. Районның иң яхшы командаларын берләштергән финал матчлары аерым мавыктыргыч иде. Беренчелек өчен очрашу тигез исәп белән төгәлләнде, өстәмә бирелгән вакыт та мәсьәләне хәл итмәде. Нәтиҗәдә турнир таблицасы түбәндәгечә билгеләнде: Аксубай, Савгач, Татавтоюл филиалы һәм кызлар командасы. Призерларны тантаналы төстә бүләкләделәр. Җиңү яулаган командаларны ДЮСШ директоры Нияз Хисмәтов тәбрикләде.
– Бертуганым истәлегенә багышланган турнирда катнашканыгыз өчен зур рәхмәт сезгә, – диде спортчы Сергей Таиркин. – Алга таба да сезгә спортта уңышлар, тормышыгызның имин булуын телим!
Ул призерларга медальләр һәм грамоталар, Аксубай командасына күчмә кубок тапшырды, диелә район хәбәрендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз