news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Аксубайда көрәш буенча команда беренчелегендә җиңүчеләр ачыкланды

АПК хезмәтчәннәре көненә багышланган бил алышу

(Аксубай, 24 октябрь, "Татар-информ", "Авыл таңнары" , Зинаида Леонтьева). Аксубайның “Яшьлек“ универсаль спорт залында XXVIII район Спартакиадасы зачетына көрәш буенча команда беренчелеге үтте. Бил алышулар берүк вакытта Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәре көненә багышланган ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы призына үткәрелгән Республика ярышларына сайлап алу туры да булып торды. Бу турыда район газетасы хәбәр итә.

Көч сынашуларда 19 яшьтән өлкәнрәк спортчылар катнашты. “Аксу Агро“ агрофирмасында әлеге спорт төренә җаваплы якын килгәннәр. Бу хуҗалыктан ярышларда ун кеше бил алышты. 

Бил алышулар кызыклы һәм кискен барды, җанатарларга үз көрәшчеләренә көч биреп, уңышлы мизгелләрдә аларны хуплап кул чабарга гына калды. Нәтиҗәләр түбәндәгечә: 60 килограмм авырлык категориясендә Александр Лодоркин (ДЮСШ) җиңүче булды, икенче урында Җәлил Галәветдинов (“Аксу Агро“). 70 килограммга кадәрге авырлык үлчәмендәге спортчылар өчлегенә Марат Исхаков (“Аксу Агро“), Ирек Ярмөхәммәтов (ДЮСШ), Алмаз Гатин (Шәрифуллин КФХ) керделәр. 80 килограммлы авырлык категориясендә Аркадий Детков (АТГТ) җиңү яулады, икенче һәм өченче урыннарда Җәмил Сәйфуллин (ДЮСШ) һәм Әкбәр Хәсәнов (АТУТ).

10 килограммга авыррак көрәшчеләр ярышында Илнур Сафин (ЭЭМ) бәхәссез җиңүгә иреште, мәгариф бүлеген тәкъдим иткән Рәис Бикушев – икенче, Иске Ибрай авыл җирлегеннән Илдус Мифтәхов өченче урыннарда. 100 килограмм авырлыктагы көрәшчеләр арасында Илсур Сафин беркемгә дә җиңүгә өмет калдырмады. Рәис Мифтәхов (“Аксу Агро“) һәм Илһам Камалов (“Восходящая заря“) аннан соңгы позицияләрдә. Йөз килограммнан артык авырлык үлчәмендә Ренат Хәсәнов (“Аксу Агро“), Владимир Крайновны (“Аксу Агро“) икенче урында калдырып, беренче приз иясе булды.

Команда беренчелегендә беренче урын – Балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе командасына, икенче урын – ЭЭМ командасына, өченче урын “Аксу Агро“га бирелде. Призлы урыннарны яулаган барлык катнашучылар да яшьләр эшләре һәм спорт бүлегеннән истәлекле бүләкләр һәм грамоталар алдылар.

news_right_1
news_right_2
news_bot