news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Аксубайда көнбагышның 70 проценты урдырылган
Хәзергә 5 мең тонна көнбагыш суктырып алынган.
Скопировать ссылку
(Казан, 20 ноябрь, "Татар-информ", "Авыл таңнары"). Аксубай районында көнбагыш уңышы җыялар. Барлык мәйданның 70 проценты инде урдырылган. Бу хакта район басмасы хәбәр итә.
Районда әлеге культура дүрт мең ярым гектар мәйдан били. 3200 гектары урдырылган, биш мең тоннага якын көнбагыш суктырып алынган, дип яза район газетасы.
“Волга Селект“ агрофирмасында көнбагыш икенче сезон игелә.
"Узган елда, кызганыч, кайбер сәбәпләр аркасында уңыш безнең ышанычны акламады, – дип сөйли авыл хуҗалыгы предприятиесе агрономы Илшат Гафиятов. – Ә быелгысы сезон көткәннән дә артыграк булды: уңыш гектарыннан 17 центнер. Безнең механизаторлар – чын осталар".
Әлеге культураны урып-җыю югары темплар белән бара. Урдыру берничә көн элек кенә башланды, әмма мәйданнарның яртысы урып-җыелган инде.
Урдыруга 11 комбайн җәлеп ителгән, алар иртәдән кичкә кадәр басу буенча хәрәкәт итеп, “кояшлы“ үләннең сабакларын, каралган башларын урдыра. Ә комбайннар без гадәтләнгән чиста, кап-кара көнбагыш бушаталар. Бу чимал эшкәртүгә, май ясау өчен озатыла.
Көнбагыш мәйданнары һәр көнне 400 гектарга кими. Анатолий Макаров дистәләгән зур йөк машиналарына хезмәт күрсәтә. Бу киеренке урак көннәрендә аның эш көне иртәнге сәгать алтыдан кичке унбергә кадәр дәвам итә, эшләп чыгару күләме – тәүлегенә 800 тонна.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2