news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Аксубайда көмешкә сатучыларны ачыклаганнар

Өч административ эш җинаять эшен ачуга нигез булган.

(Аксубай, 23 октябрь, "Татар-информ", "Авыл таңнары", Людмила Жаренова). Россия ЭЭМның Аксубай районы буенча бүлеге “Тикшерү сатып алуы“ оператив-эзләү чараларын уздырды. Алар барышында аксубайлылар тарафыннан составында спирт булган продукция сату фактлары ачыкланган, дип яза җирле басма.

Бистә үзәгендә яшәүче 51 яшьлек ир-ат тикшерү сатып алуы вакытында бернинди акциз маркасы һәм этикеткасы булмаган, бөкесе ватык полимер шешәдә өйдә җитештерелгән 1 литр көмешкәне 200 сумнан сатып җибәрә.

Һәм тагын 4 литрдан артык көмешкәне ирекле рәвештә чыгарып бирә. Ир-ат 2017 елның сентябреннән составында спирт булган продукцияне саткан өчен 3 тапкыр административ җаваплылыкка тартылган булган. Хәзерге вакытта аңа карата җинаять эше кузгату турындагы мәсьәлә хәл ителә.

Аксубайда яшәүче бер ханым оперативникларга 0,75 литр көмешкә сата һәм тагын ясалма бөкеле төрле шешәләргә салынган 3,2 литрны ирекле рәвештә чыгарып бирә.

Составында спирт булган сыекча тикшерүгә җибәрелгән, аның нәтиҗәләре буенча сатучыга карата административ яки җинаять җаваплылыгы кулланылачак.
Җиңел юл белән акча эшләргә теләгән легаль булмаган сатучылар моның азагы ни белән тәмамланачагы, өстәвенә алар саткан көмешкә яки суррогатның кеше сәламәтлегенә нинди зыян салуы турында уйламыйлар да.

Әмма бу хакта сатып алучылар үзләре уйланырга тиеш, чөнки арзан бәя артыннан куып, хроник авыруларга дучар булу ихтималы зур. Роспотребнадзор баш белгеч-эксперты Андрей Тимирясов хәбәр иткәнчә, ел башыннан Аксубай районында этанол белән агулануның 6 очрагы теркәлгән, 5 очрак үлем белән тәмамланган.

Көмешкәне яки суррогатны тәүге тапкыр яки гомердә бер тапкыр кулланган кешеләрнең дә шул рәвешле гомерләре өзелергә мөмкин.
Районда составында спирт булган продукциянең канунсыз әйләнешенә юл куймау буенча башкарма комитет, полиция, Дәүләт алкоголь инспекциясе вәкилләреннән торган комиссия булдырылган. Комиссия район үзәге һәм авыл җирлекләре буенча рейдларга чыга.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100