Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Аксубайда изге Феодосий Тотемский хөрмәтенә багышланган бәйрәмне билгеләп үттеләр.
Гыйбадәт укыр өчен Аксубай, Иске Тимошкино чиркәүләре башлыклары, Чирмешән, Нурлат, Алексеевск районнарыннан дин тотучылар җыелды.
(Аксубай, 18 февраль, "Татар-информ", Авыл таңнары"). Аксубайда изге Феодосий Тотемский хөрмәтенә багышланган бәйрәмне билгеләп үттеләр, дип яза районның "Авыл таңнары" газетасы.
Тантана гыйбадәт кылудан башланды. Изге Феодосий Тотемскийга рәхмәт белдереп гыйбадәт укыр өчен Аксубай, Иске Тимошкино чиркәүләре башлыклары, Чирмешән, Нурлат, Алексеевск районнарыннан дин тотучылар җыелды.
Һәр елны бу көнне Аксубай православие чиркәвендә халык күп була. Кунаклар да бик күп килә. Якшәмбе мәктәбе һәм православие оешмасы да Престол бәйрәменә зур куаныч белән җентекләп әзерләнәләр. Бу юлы да тантанада катнашучылар өчен чиркәү алдында мул итеп табын әзерләнде. Аксубай православие чиркәве башлыгы Александр Качаев табынга дога укыды. Аксубай универсаль технологияләр техникумында белем алучы булачак пешекчеләр һәм кулинария белгечләре бәйрәмдә катнашучыларның барысын да кайнар чәй һәм камыр ризыклары белән сыйладылар. Якшәмбе мәктәбе каршындагы мәйданда музыка, җыр-моң яңгырап торды. Халык биеде, әйлән-бәйлән уйнады. Халык яратып өлгергән үзешчәннәр – “Златоцвет“ вокал төркеме, Елена Охотникова, Эдуард Ильин, Оксана Ильмухина дәртле җырлары белән сөендерделәр. Ә чиркәү янында Аксубай үзәге урамнары буйлап җилдереп үтәргә теләүче балаларны җигелгән ат көтеп торды.
– Элек-электән һәр авылның үз химаячесе булган, – дип сөйли чиркәү башлыгы Александр Качаев. – Аксубайлыларның – ул изге Феодосий Тотемский. Безнең чиркәүдә кайчандыр Казан һәм Татарстан митрополиты Анастасий бүләк иткән бу изгенең иконасы бар. Икона пәйда булу белән, безнең эшләребездә уңай үзгәрешләр күренә башлады. Аның ярдәмен без һәрдаим тоябыз. Аллага шөкер, аның турындагы истәлек яңара, кешеләр Феодосий Тотемский турында торган саен күбрәк беләләр, аңа табыналар.
Престол бәйрәме программасы кунаклар һәм барлык җыелучылар белән бергә зур табын артында тәмамланды. Чиркәү советы бәйрәмне оештыруда һәм үткәрүдә булышлык күрсәткәннәре өчен АТУТ директоры Фәрхат Аюповка, май заводы җитәкчесе Ленар Сөниевкә, “Актай“ агрофирмасы генераль директоры Иван Шугаевка, мәдәният бүлегенә һәм барлык дин тотучыларга ихлас рәхмәт белдерә, диелә район хәбәрендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз