news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Аксубайда исемсез хатларны тикшерәләр

Тартмалар район үзәк хастаханәсе һәм район Советы биналарында урнашкан

 (Казан, 26 сентябрь, “Татар-информ”). Районда ришвәтчелеккә каршы көрәшне активлаштыруга юнәлтелгән тартмаларда беренче мөрәҗәгатьләр пәйда булды. Узган атнада район үзәк хастаханәсе һәм район Советы бинасында урнаштырылган почта тартмаларын ачып, аннан район халкының аноним мөрәҗәгатьләрен алдылар, дип белдерә Аксубай районы басмасы.

Адресатлар үзләренең исемнәрен күрсәтмәсәләр дә, район башлыгы каршындагы ришвәтчелеккә каршы комиссия хатларда китерелгән проблемаларны карап, аларның һәркайсы буенча тиешле тикшерүләр үткәрәчәк. Ришвәтчелек фактлары ул ришвәт алу гына түгел, файда өчен хезмәт күрсәтү, балалар бакчаларына чиратларны законсыз раслау, уку биналарына танышлык белән, кеше аркылы, сөйләшеп укучылар кабул итү һ.б. шундый яшерен эшләр дә керә, дип яза җирле басма.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot