Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Аксубайда - Иминлек атнасы
Юл хәрәкәтендә катнашучыларны Юл хәрәкәте кагыйдәләрен тайпылышсыз үтәргә, тәртипкә һәм бер-беребезгә карата яхшы мөнәсәбәттә булырга өндиләр.
(Аксубай, 14 май, "Татар-информ", "Авыл таңнары"). 8-14 майга кадәр Аксубайда Дүртенче Глобаль юл хәрәкәте иминлеге атнасы үтә, дип яза район газетасы.
Ул илебездә иң төп бәйрәм – Җиңү көне алдыннан ачылган иде.
– Безнең бабаларыбыз илебез тынычлыгы, якты киләчәк өчен гомерләрен биргәннәр, һәм без хәзерге имин тормышта юлларда кешеләрнең һәлак булуына юл куярга тиеш түгел, бабаларыбызга рәхмәтле булып, шатланып яшәү безнең изге бурычыбыз, – дип билгеләп үтте Аксубай районы буенча ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Нияз Гыймалетдинов. – Юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысын да Юл хәрәкәте кагыйдәләрен тайпылышсыз үтәргә, тәртипкә һәм бер-беребезгә карата яхшы мөнәсәбәттә булырга чакырам.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз