Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Аксубайда имам-мөхтәсиб сайланды
Районның үзәк мәчетендә Аксубай муниципаль районы мөхтәсибәтенең утырышы булды.
(Аксубай, 19 май, "Татар-информ", "Авыл таңнары"). Аксубай районының үзәк мәчетендә Аксубай муниципаль районы мөхтәсибәтенең утырышы булды, дип яза район газетасы.
Анда ТР Мөселманнар Диния нәзарәте вәкиле Чистай районы имам-мөхтәсибе Мөхәммәт хәзрәт Кыямов, район башлыгы урынбасары Илшат Заһидуллин, Яңа Чишмә районының имам-мөхтәсибе Илгиз хәзрәт Әшрәпов, мөхтәсибәт әгъзалары, район авыллары имамнары катнашты.
Утырышны Мөхәммәт хәзрәт Кыямов алып барды. Көн тәртибенә алдагы дүрт елга Аксубай муниципаль районы имам-мөхтәсибен сайлау турындагы мәсьәлә кертелде. Әлеге җаваплы вазифага район мөселманнарының хәзерге вакыттагы әйдәп баручы җитәкчесе, имам-мөхтәсиб, Көньяк төбәк казые Равил хәзрәт Зөфәров кандидатурасы тәкъдим ителде.
Равил хәзрәт җыелучылар алдында башкарылган эшләр һәм киләчәккә бурычлар турындагы нотык белән чыгыш ясады.
Мөхәммәт хәзрәт Кыямов ТР Мөселманнар Диния нәзарәте мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин исеменнән, Равил хәзрәт Зөфәров кандидатурасына яхшы бәя биргән тәкъдим итү хатын укыды.
– Безнең район – күп милләтле, – диде үзенең чыгышында район башлыгы урынбасары Илшат Заһидуллин. – Равил хәзрәт башка конфессияләр һәм район халкы арасында яхшы, дустанә мөнәсәбәт урнаштырды. Мөхтәсибәт белән берлектә без күп төрле чаралар үткәрәбез. Яшьләргә тәрбия бирү, район халкының толерантлы берләшүе юнәлешендә дә мөһим бурычлар тормышка ашырыла.
Яңа Чишмә районы имам-мөхтәсибе Илгиз хәзрәт Әшрәпов, районның аксакаллар шурасы рәисе Минзаһит Ганиев, Яңа Ибрай мәчете имамы Габбас Шәяхмәтов та Равил хәзрәт Зөфәров кандидатурасын яклап чыгыш ясадылар.
Чыгышларны тыңлаганнан соң әлеге вазифага бертавыштан кабаттан Равил хәзрәт Зөфәров сайланды. Шулай ук мөхтәсибәт Советы һәм ревкомиссия дә бертавыштан сайланды.
Бергәләп намаз укыганнан соң чара Аксубайның универсаль технологияләр техникумы ашханәсендә төгәлләнде. Имамнар кунакчыллыгы өчен Фәрхат Аюповка рәхмәтләрен белдерделәр, диелә район хәбәрендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз