news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Аксубайда III район тарих-җәмгыять белеме турнирының финал уены узды
Анда зональ этапта җиңү яулаган 6 команда катнашты.
Скопировать ссылку
(Казан, 27 февраль, "Татар-информ", "Авыл таңнары"). Аксубайда III район тарих-җәмгыять белеме турнирының финал уены узды, дип яза районның "Авыл офыклары" газетасы.
Анда зональ этапта җиңү яулаган 6 команда катнашты. Финалга чыгу өчен районыбызның 20 мәктәбеннән 25 команда көч сынашты. Сайлап алу турлары 4 зона буенча үткәрелде.
Уенга мәгариф бүлеге методисты Сергей Чеверикин җитәкчелегендәге жюри бәя бирде. Быел да Аксубайның 2 нче мәктәбенең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Геннадий Горбунов турнирны алып баручы (һәм аны илһамландыручыларның берсе) булды. Уенда катнашучылар борынгы заман, урта гасырлар, Россия тарихын (Петр I идарә иткән чорга кадәр), җәмгыять белемен белүдә көч сынаштылар. Финал этабы 10 турдан торды, анда катнашучыларга тарихны үз эченә алган кроссвордларны чишәргә, портретлары буенча тарих эшлеклеләрен билгеләргә, төшенчәләрне һәм билгеләмәләрне расшифровкаларга, вакыйгаларны һәм даталарны билгеләргә туры килде.
Капитаннар бәйгесендә уенчылар мини-эссе яздылар һәм анда илебез тарихындагы зур билгеләнешкә ия вакыйгаларга тасвирламалар бирделәр. Аксубайның 1 нче мәктәбе командасы капитаны Александр Иванов биремне иң яхшы үтәүче булды. Киеренке уен ике сәгатькә якын дәвам итте, һәм аның азагына кадәр бу сезонда кайсы команданың җиңү яулаячагын ачыклап булмады.
Шулай да баллар исәбе буенча җиңүче билгеләнде, бу – тарих укытучысы Николай Тербуков җитәкчелегендәге Иске Тимошкино урта мәктәбенең “Дружина“ командасы. Савгач мәктәбенең “Богатыри“ командасы икенче урынны яулды, Аксубайның 2 нче мәктәбенең “Союз“ командасы өченче призер булды. Өч команда да алтын, көмеш һәм бронза медальләр белән бүләкләнделәр, ә искетимошкинолылар җиңүчеләр кубогын да үзләре белән алып киттеләр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot