news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Аксубайда ХХVII район спартакиадасының җиңүчеләре ачыкланды

2019 елгы Спартакиада программасына аркан тарту, гер күтәрү, армспорт, пневматик винтовкадан ату, өстәл теннисы, волейбол, һ.б спорт төрләре кергән.

Аксубайда ХХVII район спартакиадасының җиңүчеләре ачыкланды
aksubayevo.ru/

(Аксубай, 10 апрель, "Татар-информ", "Авыл таңнары", Зинаида Леонтьева). Аксубайда ХХVII район спартакиадасының тантаналы ачылышы үзәк мәйданда узды. Биредә район предприятиеләре һәм оешмалары, авыл җирлекләре вәкилләре җыелган иде. Төрле ярышларда җиңүчеләр ачыкланды. Бу турыда район газетасы сайтында хәбәр ителә.

"Физкультура һәм спортны үстерү өчен бездә бик күп эшләр башкарыла. Бу өлкәгә салынган зур акчалар үзен тормыш сыйфатын күтәрү, өлкән кешеләрнең, яшьләрнең, укучыларның сәламәтлеген ныгыту белән аклый. Алга таба да бу юнәлештә зур планнарыбыз бар", - диде район башлыгы Камил Гилманов .

Спартакиада шартлары белән яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге начальнигы Радик Канәфин таныштырды. 2019 елгы Спартакиада программасына аркан тарту, гер күтәрү, армспорт, пневматик винтовкадан ату, өстәл теннисы, волейбол, мини-футбол һәм йөзү төрләре кергән. 

news_right_1
news_right_2
news_bot