news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Аксубайда хезмәт ветераны Зәкия Гафиятованы 90 яшьлеге белән котладылар

Аны котларга Гафиятовлар өенә районнан мәртәбәле кунаклар килде.

(Аксубай, 5 гыйнвар, "Татар-информ", "Авыл таңнары"). Хөрмәтле Зәкия Кыям кызы, Сезне юбилеегыз белән котлыйбыз! – дип мөрәҗәгать итте тантана гаеплесенә район башлыгы Камил Гилманов. – Сезгә сәламәтлек, оныкларыгыз һәм оныкчыкларыгызны шатландырып тагын озак еллар яшәвегезне телим. Авыр елларда сез җәмгыятебез иминлеге өчен фидакарь хезмәт куйгансыз, барысына да түзгәнсез, сынмагансыз, сыгылмагансыз. Бүген бәйрәмегез уңаеннан ихлас теләкләрне кабул итегез, дип яза җирле басма. 

Район җитәкчесе Зәкия Кыям кызына РФ Президенты Владимир Путинның өлкән буын кешеләренә юллаган котлау хатын ирештерде, гөлләмә, һәм күчтәнәчләр тапшырды. Район башлыгы урынбасары Илшат Заһидуллин, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Елена Зайцева, Яңа Ибрай авыл җирлеге башлыгы Фәһим Кәбиров та юбиляр әбине бәйрәме белән тәбрикләделәр. Тантаналы тәбрикләүләрдән соң сүз үтелгән гомер юллары турында барды.

Бу тыйнак хатын-кызның бөтен гомере туган авылында үткән (1947 елдан 1952 елга кадәрге торф эшкәртүдә узган елларны исәпкә алмаганда). Ул Яңа Ибрай авылында туып үсә. Үсмер чагында ук ятим кала, күпме әрнү-хәсрәт кичерергә туры килә. Яшьтәшләре кебек колхозда бил бөгә, иң авыр эшләрне башкара. 1953 елда авыл егете Исхак Гафиятовка тормышка чыга. Ир белән хатын бер кыз һәм өч ул тәрбияләп үстерәләр. Бөтен көчләрен колхозда хезмәт итүгә бирәләр.

– Без ул вакытта авырлыклар турында уйлап та карамадык, – дип искә ала Зәкия Кыям кызы. – Бар булганына шөкер итеп, матур тормыш килер дип өмет итеп яшәдек. Һәм ул килде дә, бүген бик әйбәт тормышта яшибез, барысы да бар, бернәрсәгә дә мохтаҗлык кичермибез.

Ветеран яраткан гаиләсе, якыннары – ире, төпчек улы һәм килене, оныклары янәшәсендә гомер кичерә. Оныклары бу йортта туып-үсеп таралышканнар инде. Өлкән балалары, оныклары да һәрдаим кайтып, игътибар һәм кайгырту күрсәтеп торалар.

Бүгенге көндә ветеран, элеккеге елларда хыялланган имин, җитеш, матур тормышта яши.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100