news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Аксубайда хатын-кыз йөртүче бәрдергән алты яшьлек бала үлгән

Юл аша йөгереп чыккан баланы иномарка бәрдереп киткән.

(Казан, 23 август, «Татар-информ»). Аксубайда чит ил автомобилен идарә итүче хатын-кыз алты яшьлек кызны бәрдергән һәм бала һәлак булган. Бу хакта республика Дәүләт автоинспекциясе хәбәр итә.

Кеше үлеменә китергән юл һәлакәте кичә Мазилин урамындагы 17нче йорт каршында килеп чыккан.

ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе мәгълүматлары буенча, кыз өеннән утыз метр ераклыкта юл аша йөгереп чыккан. Шул вакытта аны 38 яшьлек хатын-кыз идарә иткән «КИА Рио» автомобиле бәрдереп киткән.

Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылган.

news_right_1
news_right_2
news_bot