news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Аксубайда газета призы өчен шахматчылар ярышкан

Яшьләр үзәгендә район газетасы призына традицион XXIII шахмат турниры үткән.

(Казан, 10 ноябрь, "Татар-информ", "Авыл таңнары", Людмила Жаренева). Аксубайда шахматчылар арасында район басмасы призы уйнатылган. Турнир газетаның 30 октябрь көнне билгеләп үтелгән туган көненә багышланган. Бу хакта Аксубай районының "Авыл таңнары" басмасы хәбәр итә. 
 
Ел саен ул  районның  оста һәм яшь шахматчыларын үзенә җыя, ә катнашучыларның географиясе киңәя бара.
 
Турнирда катнашучыларны “Татмедиа“ акционерлык җәмгыяте филиалының җитәкчесе, район газетасы  баш мөхәррире Айдар Моратшин сәламләде.
 
"Район газетасы призына үткәрелгән турнирда соңгы елларда хатын-кызлар һәм ир-атлар гына түгел, шулай ук  гомумбелем бирү мәктәпләре укучылары да катнаша, димәк,  оста шахматчыларга алмаш, ә безнең газетаны укучыларның яңа буыны үсә", – дип билгеләп үтте  Айдар Моратшин. 
 
Быел турнирда 19 кеше катнашты, иң өлкән һәм турнирның даими катнашучысы Геннадий Горбатовка – 77 яшь, ә иң бәләкәй катнашучы Татар Майнасыннан ун яшьлек Айназ Хәйруллин булды.
 
Турнирны   район газетасы редакциясе район башкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге белән бергә оештырды. Безнең даими укучыбыз һәм әбүнәчебез, турнирга нигез салучының улы, укытучы Геннадий Горбунов турнирның алыштыргысыз хөкемдары булды.
 
Кызлар арасында – Юлия Муртазина (Аксубайның 2 нче номерлы мәктәбеннән), егетләр арасында – Данила Маклаков (2 нче номерлы мәктәптән), ир-атлар арасында – аксубайлы Алмаз Камилов турнир җиңүчеләре булды һәм 2019 елның беренче яртыеллыгына “Сельская новь“, “Авыл таңнары“, “Ял пурнасе“ газеталарына язылу белән бүләкләнде.
 
Турнир таблицасының икенче баскычына Юлия Турлукова (3 нче номерлы мәктәптән), Риназ Галиуллин (3 нче номерлы мәктәптән) һәм Илнар Гафиятов (Аксубайдан) күтәрелде. Мәрьям Зәйниева (Карасу мәктәбеннән), Данил Хәйруллин (Түбән Татар Майнасы мәктәбеннән) һәм аксубайлы Андрей Егоров – өченче призер булды.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100