news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Аксубайда эшмәкәрләр өчен тренинглар үткән

Районга “Бизнес десант“ төшкән.

(Казан, 11 декабрь, "Татар-информ"). Аксубайга “Бизнес десант“ килде. Татарстан Республикасының Икътисад министрлыгы оештырган әлеге проект эшмәкәрләр өчен түләүсез семинарлар сериясен үз эченә ала, дип яза "Авыл таңнары".

“Бизнес десант“ проектында катнашу эшмәкәрләргә үз эшен үстерү перспективаларына яңача караш, хәзерге проблемаларга чишелеш табу һәм киләчәктә хаталарны булдырмау өчен ярдәмлек булып тора.

Аксубай – “Бизнес десант“ проектының егерменче мәйданчыгы, дип хәбәр итте Артем Рафиков. Ул үзе Нурлат шәһәреннән, уңышлы бизнесмен. Безнең районга килгән банк продуктлары һәм эшмәкәрлек хокукы буенча бизнес-тренерлар һәм экспертлар аның идарәлеге астында эшли.

– Семинарның төп темасы – Татарстанда кече эшмәкәрлекне үстерү мөмкинлеге, – дип билгеләп үтте башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Илшат Моратшин. – Бүген семинарга дәүләт ярдәме белән кызыксынган эшкуарлар һәм Аксубай техникумының коммерция белгечлеге буенча белем алучы студентлары килде.

Семинар форматлы булмаган аралашу сыйфатында үтте. Артем Рафиков дәүләт ярдәме чаралары, “Лизинг-грант“ программасы, микрофинанслау һәм экспортлаштыру өчен продукция җитештерүгә ярдәм программасы турында тәфсилләп сөйләде. Аксубайлылар аерата да беренче ике программа белән кызыксындылар.

Республиканың уңышлы эшкуарлары һәм кызыклы бизнес-проектлар турында видеороликлар күрсәтелде. Мисалга, Әлмәт шәһәрендә тормышка ашырылган “Җиләкле алан“ проекты катнашучыларда зур кызыксыну уятты. Эшмәкәрләр һәм үз эшләрен ачарга теләүчеләр өчен үткәрелгән әлеге семинар конструктив аралашуга әйләнде. Эшмәкәрләр дәүләт ярдәме турында тулырак мәгълүмат алдылар, бизнес киңлекләрне арттыру өчен аралашу элемтәләре белән алмаштылар. Кайберләре җитештерелгән продукцияне сату базарын да таптылар хәтта.

Аксубайлылар эшмәкәрләргә ярдәм итү Үзәге һәм Икътисад министрлыгы вәкилләре эшенә уңай бәя бирделәр.

news_right_1
news_right_2
news_bot