Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Аксубайда “Ел тәрбиячесе – 2019” бәйгесендә җиңүчеләр билгеле булды
“Радуга” балалар бакчасы тәрбиячесе Екатерина Цветкова бәйге җиңүчесе дип танылды.
(Аксубай, 20 гыйнвар, "Татар-информ", "Авыл таңнары", Зинаида Леонтьева). Аксубай районында “Ел тәрбиячесе – 2019” профессиональ осталык конкурсының муниципаль этабы узды. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.
Әлеге конкурс ике этапта оештырылды. Читтән торып катнашу өлешендә бәйгегә тәкъдим ителгән альбомнар һәм материаллар каралды. Муниципаль этапта исә финалга чыккан алты конкурсант сынашты. Бәйге “Буратино” балалар бакчасы базасында үтте һәм районның мәктәпкәчә белем бирү өлкәсендә кызыклы табышлар белән истә калды.
Конкурсның төрле турларында номинантлар ачык чаралар уздырды, иҗади презентацияләр яклады, мастер-класслар үткәрде. Кыскасы, балалар белән эшләүнең төрле якларын һәм иҗади мөмкинлекләрен күрсәттеләр. “Буратино” балалары өчен дә бу көн гадәти булмаган шартларда узды, чөнки тәрбиячеләр нәкъ менә алар белән “эшләделәр”.
Балалар үз куллары белән нидер ясады, төрле әкият персонажлары белән танышты, үзләре әкият сюжетларында катнашты. Борчылулар да булды: бәйгедә катнашучыларны районның мәгариф идарәсе вәкилләреннән авторитетлы жюри бәяләде.
Финалга чыгучыларның һәр чыгышы эчтәлекле һәм истә калырлык булды. Нәтиҗәләр чыгарыр чак та җитте. Жюриның бердәм карары нигезендә җиңүче итеп “Радуга” балалар бакчасы тәрбиячесе Екатерина Цветкова танылды.
Икенче урында – Галия Гафарова (“Буратино”), өченчедә – Гөлфинә Нотфуллина (“Солнышко”). “Йөрәгемне балаларга бирәм” номинациясендә Кәкре Күлдән Марина Башатова, “Һөнәргә тугрылык” номинациясендә – Венера Крайнова (“Ләйсән” б/б), “Перспективалы педагог” номинациясендә Айсинә Вәлиәхмәтова җиңде.
Конкурс җиңүчесе Екатерина Цветкова белән икенче урында калган Галия Гафаровага хәзер район данын Лениногорскида узачак зона конкурсында якларга туры киләчәк. Ә бит Екатерина Цветкова балалар бакчасында әле ел ярым гына эшли һәм инде менә шундый уңышка иреште.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз