news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Аксубайда Эчке эшләр министрлыгы ветеранына медаль тапшырдылар

Шул көннәрдә аңа 70 яшь тула.

(Аксубай, 11 декабрь, "Татар-информ", "Авыл таңнары", Людмила Жаренова). Эчке эшләр министрлыгы ветераны Виктор Максимов “Россия полициясенең 300 еллыгына“ медале һәм Россия ЭЭМның Аксубай районы буенча бүлегеннән Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Шул көннәрдә аңа 70 яшь тула. ЭЭМ ветераннары советы рәисе Шамил Сәхабетдинов һәм аның урынбасары Илһам Вафин бүләкне Виктор Васильевичның өенә барып тапшырдылар.

Яңгырашлы үтерү очрагын тикшергәннән соң Аксубай милиция бүлеге җитәкчесе Николай Гусев Викторны үз бүлекчәсенә эшкә чакыра. Җәен инде Виктор Аксубайга эшкә күчә.

Башта ул унөч ел ППСта, аннан соң оператив кизү торучы ярдәмчесе булып эшли. Тиешле еллар хезмәт иткәннән соң лаеклы ялга чыккач та эшсез тормый, аны “Аксубай“ совхозына сак хезмәтенә чакыралар. Ул анда, авыл хуҗалыгы объектларын саклап, озак еллар хезмәт куя.

news_right_1
news_right_2
news_bot