news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Аксубайда Чистай һәм Түбән Кама епархияләре руханилары җыелды

Аксубайга епархиянең барлык чиркәүләреннән дин тотучылар – 70тән артык кеше килде.

(Казан, 24 декабрь, "Татар-информ", "Авыл таңнары", Зинаида Леонтьева). Аксубайда Чистай һәм Түбән Кама епархияләре руханилары җыелышы булды, дип хәбәр итә район газетасы.

Аксубайга епархиянең барлык чиркәүләреннән дин тотучылар – 70тән артык кеше килде. Еллык йомгаклау җыелышы алдыннан Феодосий Тотемский чиркәвендә изге апостол Андрей Первозванный рухына гыйбадәт кылдылар. Аны Чистай һәм Түбән Кама Пармены епископы җитәкләде.

Бу көнне чиркәүдә дин тотучылар күп иде, дип яза район газетасы. 

Гыйбадәт кылганнан соң эш Мәдәният йортында дәвам итте. Утырышны район башлыгы Камил Гилманов ачты. "Чиркәү һәм хакимиятнең үзара хезмәттәшлеге җәмгыять өчен гаять зур тотрыклылык билгеләнешенә ия, – дип билгеләп үтте ул сәламләү чыгышында. – Ул яшьләргә әхлаки тәрбия бирүдә үз ролен уйнар өчен чакырылган".

Киңәшмә эшен архиерей белән идарә итүче башлап җибәрде. Ул Рус Православие Чиркәве Архиерей Соборы эше турындагы доклад белән чыгыш ясады. Хөкемдар Чиркәү тормышындагы дини һәм хокуки-оештыру нормаларына кагылышлы Соборның мөһим карарлары хакында җиткерде. Епархиянең профильле бүлек җитәкчеләре дә чыгыш ясадылар. Җыелышта тулаем хәйрия ярдәме күрсәтү һәм социаль секторлар эшчәнлекләрен җәелдерүдә уңай динамика күзәтелә, дип билгеләп үтелде.

Алга таба Епархиаль Совет, Епархиаль Чиркәү суды, Епархиаль Ревизия комиссиясе әгъзаларын яңа эш срокларына кабаттан сайлау һәм раслау процедуралары үтте.
Җыелыш соңында епископ Пармен епархия руханиларын, дин тотучыларны җылы каршы алганнары өчен Аксубай районы җитәкчелегенә рәхмәтен белдерде. Дин тотучыларга хәер-фатихалары белән мөрәҗәгать итеп, аларга һәр башлангычларында Аллаһының ярдәм итүен теләде, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot