news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Аксубайда “Частник“ операциясе үткәрелә

Таләпләрне бозу очраклары ачыкланса, хуҗаларга карата административ йогынты чаралары кулланылачак һәм аларны бетерүгә бәйле киңәшләр биреләчәк.

(Аксубай, 23 сентябрь, "Татар-информ", "Авыл таңнары", Зинаида Леонтьева). 10 сентябрьдән 8 октябрьгә кадәр районда “Частник“ республика профилактика операциясе үтә, дип яза җирле басма.

Аны ЮХИДИ бүлекчәсе белән берлектә ТР Гостехнадзор хезмәте үткәрә. Операция үзйөрешле машиналарны иминлек таләпләренә туры китереп куллануны контрольләүгә, шундый техника катнашында килеп чыккан һәкаләтләрне булдырмауга юнәлдерелгән.

Республика профилактика акциясе чорында шәхси хуҗалар һәм юридик затлар артына теркәлгән үзйөрешле машиналарның һәм аларга тагылмаларның техник торышына, куллануга рөхсәт бирелүгә, идарә итүгә рөхсәт бирүче категорияле тракторчы-машинист таныклыгы булуына, дәүләт теркәү билгеләренең булуына һәм таләпләргә туры китереп урнаштырылуына тикшерү оештырыла. Хуҗалар тикшерүчеләргә шулай ук техник тикшерү узу турында таныклык та тәкъдим итәргә тиеш. Таләпләрне бозу очраклары ачыкланса, хуҗаларга карата административ йогынты чаралары кулланылачак һәм аларны бетерүгә бәйле киңәшләр биреләчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot