news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Аксубайда “Частник“ операциясе үтә

Җитешсезлекләр ачыкланганда, хуҗаларга карата административ йогынты ясау чаралары кулланылачак һәм аларны бетерүгә күрсәтмәләр биреләчәк.

(Аксубай, 17 сентябрь, "Татар-информ", "Авыл таңнары"). 18 сентябрьдән 8 октябрьгә кадәр “Частник“ республика профилактик операциясе үтә, дип яза район газетасы.

Аны үзйөрешле машиналарны канун таләпләренә туры китереп куллануны күзәтүне оештыру максатыннан ЮХИДИ бүлеге белән берлектә ТР Гостехнадзор хезмәте үткәрә. Ул иминлек кагыйдәләре таләп иткәнчә үзйөрешле машиналарны куллануны контрольләүгә, шундый техника катнашында юл-транспорт вакыйгаларын булдырмауга юнәлдерелгән. Операцияне үткәрү чорында шәхси хуҗаларның һәм юридик затларның куллануда булган үзйөрешле машиналары һәм тагылмаларының техник торышын, куллануга рөхсәт язуын, тиешле категорияле тракторист-машинист таныклыгы булуын, дәүләт теркәү билгеләрен кагыйдәләргә туры китереп кую һәм аларның булуын тикшерәчәкләр. Техника хуҗалары шулай ук тикшерүчеләргә техник карау узу турында документ та тәкъдим итәргә тиеш. Җитешсезлекләр ачыкланганда, хуҗаларга карата административ йогынты ясау чаралары кулланылачак һәм аларны бетерүгә күрсәтмәләр биреләчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot