news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Аксубайда быел ялган аракы белән агуланып 4 кеше үлгән

Алкоголь һәм составында спирт булган продукцияне саткан өчен бу елны 23 кеше административ җаваплылыкка тартылган.

(Аксубай, 16 октябрь, "Татар-информ", "Аксубай таңнары", Людмила Жаренова). Аксубай районында алкоголь продукциясенең канунсыз әйләнешен юк итү буенча ведомствоара район комиссиясенең утырышы узды, дип яза җирле басма.

Утырышта кулланучылар хокукларын яклау һәм алкоголь продукциясен, этил спиртын җитештерү, сату һәм сыйфатын тикшерү буенча ТР Дәүләт инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы җитәкчесе Ришат Нәфиков, кызыксынган ведомстволар һәм структуралар, район җитәкчелеге һәм авыл җирлекләре башлыклары катнашты.

Ришат Нәфиков районның авыл җирлекләрендә алкоголь продукциясен сатуны анализлады. Һәм статистика мәгълүматлары сатуның кимүе азрак эчә башладылар дигән сүз түгел, ә кимүне легаль булмаган продукция алмаштыруы турында сигнал, дип ассызыклады.

Алкоголь продукциясенең легаль булмаган әйләнешен юк итү буенча башкарылган эшләр турында Россия ЭЭМның Аксубай районы буенча бүлегенең икътисади иминлек буенча опервәкиле, полиция лейтенанты Алексей Ионов бәян итте.

– Оператив-профилактика чаралары кысаларында алкоголь һәм составында спирт булган продукцияне саткан өчен бу елны 23 кеше административ җаваплылыкка тартылды, 170 литрга якын составында спирт булган сыекча йолып алынды, сатуда тотылган кешеләргә 70 мең күләмендә штраф салынды. Бер җинаять эше ачылды, шулай ук районның ике гражданинына карата составында спирт булган сыекча сатуның ике факты буенча тикшерү эшләре алып барыла, – дип бүлеште ул.

Легаль булмаган алкоголь продукциясе, башкача әйткәндә – суррогат яки самогон – медиклар сөйләвенчә эчке органнарга зыян салу һәм психика какшау гына түгел, үлем дә. Роспотребнадзор Идарәсе белгеч-эксперты Андрей Тимирясов мәгълүматларына караганда, бу елда алкоголь белән агулануның 4 очрагы теркәлгән, өчесе – үлем белән тәмамланган, үткән елны 9 агуланган кешенең 9сы да үлгән.

Үзәк хастаханә баш табибе урынбасары Рөстәм Шәрәфетдинов районда алкоголь продукциясен куллануны киметү өчен нинди чаралар кулланылганы турында сөйләде.

Алкоголь куллануның яшүсмерләр арасында таралуына юл куймас өчен үткәрелгән чаралар турында КДН баш белгече Марат Сафин, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау турында – яшьләр эшләре һәм спорт буенча бүлек җитәкчесе Радик Канафин бәян иттеләр. Иске Ильдеяк авыл җирлегендә алкоголь белән агулануны киметү өчен үткәрелгән чаралар турында авыл җирлеге башлыгы Валерий Альметкин сөйләде.

Чыгыш ясаучылар суррогат ясау, легаль булмаган алкоголь продукциясен районга кертү һәм сыйфатлы алкоголь продукциясен сатуның кимүе юктан гына барлыкка килмәде, дип билгеләп үттеләр. Бүгенгесе көндә Карасу, Иске Татар Адәмсуы, Емелькино авыл җирлекләрендә сыйфатлы алкоголь продукциясен сату нокталары юк.

Шуңа күрә хезмәтләргә һәм ведомстволарга алкоголь продукциясен һәм составында алкоголь булган сыекчаларны канунсыз сатуны юк итү буенча эшләрне активлаштырырга кирәк. Утырышта хезмәтләрнең һәм структураларның авыл җирлекләре башлыклары белән тыгыз элемтәдә торып, исәпкә кую һәм профилактика чаралары үткәрү өчен алкоголь продукциясен еш куллана торган затлар турында үзәк хастаханәгә хәбәр итәргә, шулай ук составында спирт булган сыекчалар һәм суррогат сатучы кешеләрне ачыклау буенча полиция белән бергә эшчәнлек алып барырга киңәш бирделәр. Шулай ук утырышта катнашучылар фикере буенча сату нокталарындагы һәм кибет киштәләрендәге алкоголь продукциясенең ассортиментын күзәтү дә мөһим – алкоголь төрле күләмдәге шешәләрдә һәм кулай бәяләрдән халыкның барлык категориясенә дә сатылырга тиеш.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100