news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Аксубайда Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә багышланган күргәзмә ачыла

Зөлфия Нурхәмитова — Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының классик дизайнеры, Казан шәһәренең һәм музейлар системасының экс-дизайнеры.

(Аксубай, 6 февраль, «Татар-информ», «Авыл таңнары»). 8 февральдә 14:00 сәгатьтә Аксубай туган якны өйрәнү музеенда Зөлфия Нурхәмитованың Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуга багышланган «Әлиф» исемле шәхси күргәзмәсе ачыла.

Зөлфия Нурхәмитова — Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының классик дизайнеры, Казан шәһәренең һәм музейлар системасының экс-дизайнеры. Ул балалар сәнгать мәктәбенә һәм шулай ук әнисе — туган як тарихы музее директоры Әлфия Нурхәмитова җитәкчелегендә туган як музее каршында эшләгән иҗат түгәрәгенә йөргән.

Үз эшләре белән ул берничә тапкыр республика һәм бөтенроссия сәнгать күргәзмәләрендә, шул исәптән Владимир-Суздаль крайларында яшь рәссамнарның милләтара пленэрында катнашкан. Аның эшләре Татарстан Дәүләт сынлы сәнгать музеенда, Казандагы Габдулла Тукай музеенда, «Казан ярминкәсе» күргәзмә үзәгендә, Казан ратушасының «Тәрәзә» галереясендә дә тәкъдим ителгән.

Яшь булуына карамастан, Зөлфия Нурхәмитова иҗади тәҗрибәгә ия. Ул Габдулла Тукайның «Су анасы» әкияте буенча китап-панорама әзерләгән, «Шомбай» татар халык әкияте мотивлары буенча анимацион мультфильм төзүдә катнашкан, «Анимация дөньясы» Бөтенроссия бәйгесе стипендиаты булган.

Яшь рәссам татар халык декоратив-гамәли сәнгате буенча мастер-класслар сериясен эшләгән, аның эшләренә Россия һәм Француз модалары белгече Александр Васильев югары бәя биргән. Хәзерге вакытта Зөлфия балалар учреждениеләрендә тәрбияләнүчеләр һәм сәламәтлекләре чикләнгән кешеләр белән арт-терапия эшләү проекты өстендә эбру техникасы буенча эшли.


news_right_1
news_right_2
news_bot