news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Аксубайда биологик чистарту корылмасы ачылды

Объектка капиталь ремонт Татарстан Республикасы бюджеты хисабына ясалды.

(Аксубай, 16 декабрь, "Татар-информ", "Авыл таңнары", Людмила Жаренова). Аксубайда биологик чистарту корылмаларын үзгәртеп корганнан соң, аны кабаттан ачу тантанасы булып үтте, дип яза җирле басма.

Объектка капиталь ремонт Татарстан Республикасы бюджеты хисабына ясалды.

Шуны билгеләп үтү мөһим, 2014 елдан республика җитәкчелеге нәкъ менә районнарда чистарту корылмаларына игътибар бирә. “ТРның торак пунктларында инженер челтәрләрен һәм су агызу системалары корылмаларын төзү һәм капиталь ремонтлау“ программасы гамәлдә булган чорда Газлаштыру фонды 20 чистарту корылмасына капиталь ремонт үткәргән. Агымдагы елда 6 объектта эш алып барылды. Күптән түгел Биектау, Чернышевка, Югары Ослан авылларында чистарту корылмалары ачылды.

– Биологик чистарту корылмалары – Аксубай өчен мөһим объект. Үзгәртеп кору буенча зур эшләр башкарылды. Бүген чистарту корылмалары барлык стандартларга да җавап бирә – җәйге чорда без чистартылган суны чәчүлекләргә сиптерү өчен дә алабыз, – дип билгеләп үтте тантанада район башлыгы Камил Гилманов. – Киләчәктә без район үзәгенең төньяк-көнбатыш микрорайонында яңа канализация челтәрләре төзеп, аларны чистарту корылмаларына тоташтырырга ниятлибез.

Аксубайда чистарту корылмаларын ачу тантанасына Татарстан Республикасының Газлаштыру фонды генераль директоры Җәүдәт Минәхмәтов килде. Бер ел элек ул Аксубайның чистарту корылмаларында булды һәм район җитәкчелегенә объектны стандартларга китерергә кирәклеген җиткерде. Бүген эшне кабул итеп ул, барыннан да канәгать калды.

– Аксубай 40 процентка канализацияләнгәнлектән безгә, бөтен район үзәгенең канализацияләр челтәрен һәм шәхси йортларны колачлау өчен, коллекторлар төзергә кирәк, – дип билгеләп үтте ул. – Район үзәгендә үзәкләштерелгән канализация челтәре төзелергә тиеш, бистәләр турында сөйләп тә тормыйм.

2,7 гектар мәйдан биләгән, “Нурлат җылылык челтәрләре“ ААҖ карамагында булган Биологик чистарту корылмалары объекты территориясе тимер койма белән әйләндереп алынган. Участок эчендәге юлларга һәм керү юлларына асфальт түшәлгән.
Койманың икенче ягыннан әлеге объектның чистарту корылмасы булуын истән дә белеп булмый. Аны ачу тантанасында район кешеләре дә катнаштылар, аларны капканың эчке ягында нәрсә булуфы, чистарту корылмаларының барлык стандартларга да җавап бирүе, чынлап та безнең Сөлчә елгасына канализация сулары турыдан-туры акмаячакмы, дигән сораулар кызыксындырды. Шәхсән танышырга теләүчеләрне, канализация сулары агып кергән һәм су тере бактерияләр ярдәмендә чистартылган корпус эченә чакырдылар. Белгеч, әлеге чыганактан бер стакан су алып, чистарту корылмалары аша узган суның ни дәрәҗәдә чиста булуын күрсәтте. Дөрес, ул эчә торган су түгел, әмма техник максатлар өчен кулланырга ярый. Моны канализацияләрдән килгән суны контрольләүче лаборатория анализы да дәлилләде.

– Тулаем республикада чистарту корылмаларына бәйле җитди проблема тора. Без дистәләгән районда, шул исәптән Балтач, Арча, Биектау, Тәтеш, Кама Тамагы, Югары Ослан районнарында тәртип урнаштырдык. Дүртесендә яңа объектлар ачтык, Мөслимдә, Сарманда капиталь ремонт ясадык, Мамадышта яңадан төзибез һәм ел азагына кадәр Лаешта корылма куллануга тапшырылырга тиеш. Бу районнарда канализация сулары турыдан-туры елгаларга ага иде. Мисалга, Мамадышта 2,5 мең куб пычрак су – Вятка, Лаешта Кама елгаларына агып ятты.

Чистарту корылмаларына ремонт ясау Биологик чистарту корылмаларының нәтиҗәле эшләвен арттыру мөмкинлеге бирә, табигый ки, безнең елгаларга аккан пычрак сулар да күпкә чистарачак. Биологик чистарту корылмаларын төзү һәм ремонтлау – табигать һәм халык сәламәтлеге турында кайгырту дигән сүз.

Биологик чистарту корылмалары аксубайлылар өчен – Яңа ел бүләге, ә бит объектны үзгәртеп коруга тотылган гомуми акча күләме 15 миллион сумнан артык тәшкил итте.

Аксубайда пычрак суларны эшкәртү циклы җайга салынган. Җәүдәт Минәхмәтов сүзләренә караганда, корылмаларның уңышлы эшләвендә, объектка хезмәт күрсәткән эшчеләр мөһим роль уйный, чистарту корылмалары туктаусыз эшләсен өчен, аларның барысы да өйрәтелгән булырга һәм монда тәртип сакланырга тиеш.

ТРда газлаштыру фонды объектларның төзеклегенә һәм аларның экологик иминлегенә аерым игътибар бирә. Чистарту корылмалары да искәрмә түгел. Безнең хәбәрче җәй көне монда булды, территориянең ничек төзекләндерелгәнлеген күрде – биредә чәчәкләр утыртылган, ясалма буа булдырылган, аңа балык җибәрелгән һәм тирәсенә камышлар утыртылган, ә су өстен сулыклар өчен махсус үстерелгән су үсемлекләре бизәп торды. Ясалма буа киләчәктә пычрак суларны чистартуның соңгы циклын үтәп, өстәмә функцияне башкарачак. Яшел зонада миләш, алмагач, чия һәм карлыган үсә, территориясенә яшел чирәм утыртылган.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100