news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Аксубайда бер атнада 6 исерек машина йөртүче тоткарланган

ЮХИДИ хезмәткәрләре төнге рейдларга чыга.

(Аксубай, 17 июнь, "Татар-информ", "Авыл таңнары" Людмила Жаренова). Июньнең беренче атнасында Аксубай районында исерек хәлдә булган 6 шофер тоткарланган, дип яза район басмасы.

Аларның берсе, исерек килеш чит кеше машинасы руле артына утырып кына калмаган, шуңа өстәп аның таныклыгы да булмаган (алай гына да түгел, ул машина йөртү хокукына беркайчан да ия булмаган). “Машина йөртүче“ 11 тәүлеккә кулга алынган, ә машина хуҗасына рульне башка кешегә биргән өчен машина йөртү хокукыннан мәхрүм итү һәм 30 мең сум күләмендә штраф яный.

10 июнь көнне Аксубай районында 44 яшьлек исерек машина йөртүче гаебе белән килеп чыккан юл вакыйгасында зыян күрүче дә бар.

Чистай – Аксубай – Нурлат – Такталы юлының 2 чакрымында “ВАЗ-21140“ автомобиленә идарә итүче Черемушки авылы кешесе, имин тизлекне сайлап алмый һәм юл читенә төшеп китә. Үзенең гаебен аңлап алып, вакыйга урынын- нан качып та китә. Полиция хезмәткәрләре кайнар эздән аны Васильевка авылында тоткарлыйлар. Аңа карата беркетмә төзелгән, үзе кулга алынган. Машинасын Нурлат шәһәрендәге махсус тукталышка урнаштырганнар. Юл-транспорт һәлакәтендә 43 яшьлек пассажир төрле тән җәрәхәтләре белән Аксубай хастаханәсенә китерелә.

– Салмыш хәлдә руль артына утыручыларга карата җәзаларның кискенләшүе дә исерек шоферларга киртә була алмый, – ди ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Нияз Гыймалетдинов. – Алар үзләренең генә түгел, пассажирлар һәм башка юл катнашучыларының да гомерләрен куркыныч астына куялар. Без төнге рейдларга чыгабыз, көндез дә юлларны күзәтәбез. Район кешеләрен исерек машина йөртүчеләр турында 02; 2-79-74, 2-72-06 телефоннары буенча полициянең кизү частенә хәбәр итүләрен үтенәбез, диелгән район хәбәрендә. 

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100