news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Аксубайда балык тоту буенча ярыш оештыралар

Ярышны районның Аучылар һәм балыкчылар җәмгыяте оештыра.

Аксубайда балык тоту буенча ярыш оештыралар
архив/Рамиль Гали

(Аксубай, 13 март, «Татар-информ», «Авыл таңнары», Людмила Жаренова). Якшәмбе, 15 мартта, Аксубайда һәвәскәр балыкчылар арасында боз астыннан ялтыравык батыргычлы кармак белән балык тоту буенча ярыш уза. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Ярышны районның Аучылар һәм балыкчылар җәмгыяте оештыра. Балыкчылар Яңа Аксубайның «Птичник» буасына җыела.

Ярыш 9:00 сәгатьтә башлана. Катнашучылар 8:00 сәгатьтә теркәлә башлаячак.

news_right_1
news_right_2
news_bot