news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Аксубайда балигъ булмаган яшүсмер автомобиль җиһазларын урлаган
Аксубай районы прокуратурасы улын тиешенчә тәрбияләмәгән ананы җаваплылыкка тарткан
Скопировать ссылку
(Казан, 3 июнь, “Татар-информ”, Гөлнар Гаттарова). Аксубай районында балигъ булмаган К., акчага мохтаҗ булганлыктандыр дип фаразланганча, төнге сәгать бердә урамда ялгыз торучы автомашина яныннан тыныч кына узып китә алмый. Ул автомагнитола, машина салоныннан артык, ике ян көзгене, электр бритвасын, тәгәрмәч капкачларын, косметика өчен хатын-кыз букчасын урлап кача.
Прокуратура хезмәткәрләре фикеренчә, яшүсмернең җинаять кылуында, тиешле контроль күрсәтмәгән ана гаепле. Төнлә улының урамда йөрүенә битараф булган анага карата административ эш кузгатылган. Материаллар балигъ булмаган балалар эшләре буенча комиссиягә җибәрелгән. Анага 500 сум күләмендә штраф түләргә туры киләчәк, ди хәбәр итә ТР прокуратурасының матбугат хезмәте.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot