Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Аксубайда Бөтенроссия авыл хуҗалыгында исәпкә алуда катнашучыларны бүләкләделәр
Исәпкә алуда аерылып торган катнашаучыларга бүләкләрне икътисад советы утырышында тантаналы рәвештә район башлыгы Камил Гилманов тапшырды.
(Аксубай, 5 март, "Татар-информ", "Авыл таңнары"). Үткән елның җәендә Аксубай районында Бөтенроссия авыл хуҗалыгында исәпкә алу уңышлы үтте, дип яза районның "Авыл таңнары" газетасы.
Бу – барлык исәпкә алу кампаниясе катнашучыларының, районда әлеге мөһим чараны оештыручыларның, үзенең хезмәт урынында йөкләнелгән эшне намуслы башкаручылар – инструкторларның, санау участоклары хезмәткәрләренең бердәм тырышлыгы белән башкарылды.
Коллективның ун кешесе Дәүләт статистикасы Федераль хезмәтенең “Бөтенроссия авыл хуҗалыгында исәпкә алуны үткәрүдәге башкарган эшләр өчен“ медаленә лаек булды. Алар исәбендә район башлыгы Камил Гилманов, Аксубай статистика бүлегенең җитәкче белгеч-эксперты Лидия Иванова, “НАСКО“ иминият компаниясе филиалы директоры Владимир Ванюков, Дәүләт статистикасы Аксубай бүлегенең 1 разрядлы белгече Фәридә Гамируллина, Иске Тимошкино авыл җирлеге башкарма комитетының салым җыючысы Юлия Еграшкина, Иске Тимошкино авыл җирлеге башкарма комитеты ВУС белгече Галина Степанова, Иске Татар Адәмсуы авылының китапханә мөдире Равия Таһирова, РФ Пенсия фонды Идарәсенең өлкәннәрне карау буенча белгече Лилия Шәрифуллина, Аксубай районында Бөтенроссия авыл хуҗалыгында исәпкә алу вәкиле (Аксубай статистика бүлеге) Наилә Минхәйдәрова һәм “Татмедиа“ АҖ филиалы район гәзите хәбәрчесе Зинаида Леонтьева бар. Исәпкә алуда аерылып торган катнашаучыларга бүләкләрне икътисад советы утырышында тантаналы рәвештә район башлыгы Камил Гилманов тапшырды, диелә район хәбәрендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз