news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Аксубайда азык запасы туплана

Бүгенге көнгә район буенча 70 мең тоннага якын күләмдә сенаж хәзерләнгән.

(Аксубай, 9 август, "Татар-информ", "Авыл таңнары", Зинаида Леонтьева). Аксубай азык хәзерләүчеләре тупас һәм сусыл азык төрләрен хәзерләү темпларын арттыралар, дип яза җирле басма.

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе мәгълүматларына караганда, бүгенге көнгә район буенча 70 мең тоннага якын күләмдә сенаж хәзерләнгән. Планлаштырылганга карата бу күрсәткеч 107 процентны тәшкил итә. Сенаж салу дәвам итә.

Игенчеләр яхшы һава торышыннан файдаланып, берничә атна эчендә 14 мең тоннадан күбрәк сыйфатлы печән киптереп төргәкләделәр.

Хәзерләү планы – 15 мең тоннадан күбрәк.

“Аксубай“ агрофирмасында куүпьеллык үләннәрне беренче кат чаптырганнан соң, мең гектардан артык берьеллык үләннәр чаптырылган. Гомуми күләмдә 27 мең тоннага якын сенаж салынган. Әлеге төр азык запасы көн саен 700 тоннадан артык яшел масса белән тулылана. Хуҗалыкта 3 мең тонна печән эскертләргә куелган.

Хәзерге вакытта азык хәзерләү параллель рәвештә ике: “Луч“ һәм “Баланда“ бүлекләрендә алып барыла. “Баланда“ бүлегендә азык хәзерләү эшенә керешкәнче, механикалаштырылган звено “Трудолюбово“ бүлегендә 8 мең тоннага якын сенаж салды. Баланда кырында вика-солы массасы беркайчан да күзәтелмәгәнчә куе булды. Печән чабуда тәҗрибәле механизаторлар Рәдис Гайнатуллин һәм Зиннур Минхәйдәров идарә иткән ике комбайн эшли. Алар җаваплы, эш сөючән хезмәткәрләр. Үзләренең көйле эшләре белән алар барлык азык хәзерләү комплексының уңышлы һәм өзлексез хезмәтен тәэмин итәләр. Владимир Шишкин һәм Валерий Матюшкин идарә иткән “Ягуар“лар берничә операция башкаралар: теземнәрне җыялар, ваклыйлар һәм агрегатта урнаштырылган сыешлыктан параллель рәвештә яшел массага консервлау өчен кирәк булган компонентларны кушалар һәм автомобиль әрҗәсенә бушаталар. Механизатор Александр Елисеев кырда даими кизүдә тора. Аның бурычы – консервлау дозасы системасын тиешле дәрәҗәгә җиткерү өчен комбайннарны су белән һәм янгын иминлеген тәэмин итү.

Яшел массаны сусыл азыклар запасын салу урынына МТЗ-1221 тракторларында Газинур Гыймранов, Эльвир Нуртдинов, Александр Седов, Дианис Хисмәтов, Борис Шишкин, шулай ук КамАЗ автомобильләрендә – Николай Шишкин, Владимир Пятышев, Виталий Васильев, Марсель Гафиятов, Дмитрий Егоров, Владимир Вырмаскин ташый. Соңгы пункт – “Баланда“ бүлегенең азык йорты. Бүгенге көндә сенаж базына 6 мең тоннага якын “ярымфабрикат“ салынган, аны ныклап таптатып, тиешле кондициягә җиткерергә кирәк. Бары тик ныклап таптатканда гына масса сыйфатлы, сусыл азыкка әйләнә һәм файдалы матдәләр дә озак саклана. Сенаж чокырында тәүлек буена тракторлар тавышы тынмый. Яшел массаны таптатуда Николай Симаков, Геннадий Матюшкин, Юрий Матросов хезмәт куялар. Тәүлекнең караңгы өлешендә Т-150 тракторында Михаил Мартынов чокырга салынган массаны тыгызлый.

Механикалаштырылган звено азык хәзерләүгә керешкәннән бирле шундый киеренке режимда эшли. Һәм киеренкелек хәзер дә кимеми. Эретеп-ябыштыру аппараты белән кырда ук техник хезмәт күрсәтү һәм механизаторларны кайнар аш белән тәэмин итү җайга салынган. диелгән район хәбәрендә.

– Басуларның уңдырышы югары, механизаторлар бердәм, намуслы хезмәт куялар, – дип сөйли “Аксубай“ АФның баш агрономы Фәнис Хәмидуллин. – Мондый эш темпы белән без терлекчелек тармагы өчен ел ярымга җитәрлек азык запасы тупларга планлаштырабыз. Алга таба кукурузга исәп тотабыз. Чәкәнбаш уңышын исәпкә алганда азыклар запасы күләмен ике елга җитәрлек әзерләп булачак.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100